БӘЙГЕ: иң яхшы уйлап табучы 🏆 “КАМА TYRES предприятиеләренең иң яхшы уйлап табучысы” бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды: “Кама” фәнни-техник үзәге рецептуралар, туглау һәм вулканлаштыру режимнары бүлегенең әйдәүче инженеры Алсу Ганиева. Бәйге 2023 елдан уздырыла. Үткән сезонда биш гариза алынган булса, агымдагысында – тугыз. Хезмәткәрләрнең патент алынган хезмәтләре (шул исәптән автордашлык) һәм иҗади активлыгы бәяләнгән. 📌Алсу проектларының кайберләре: ✔ Җылыга һәм озонлы тузуга аеруча чыдам резина катнашмасы. Ул коллегалары Надежда Макарова һәм Эльвира Горелова белән автордашлыкта эшләнгән. Бу яңа төр резина катнашмасы югары һәм түбән температурага, озон йогынтысына чыдам. Аннан ясалган эшләнмәләр тагын да сыйфатлы килеп чыга һәм озак хезмәт итә. ✔ Югары тизлекле шиналар протекторы өчен резина катнашмасы рецептурасы. Эш “Кортеж” бердәм модульле платформасы” проекты буенча илнең җаваплы затлары автомобильләре өчен шиналар ясау кысаларында алып барыла. 🧑🔬 Алсу Тәлгать кызы әйтүенчә, бу инженерлар өчен үзенчәлекле эш булган. Шина, бронялы автомобильнең йөк машинасы кебек үк, югары йөкләнешкә чыдарга, шул ук вакытта җиңел идарә итүчәнлекне, динамика һәм җиңел шина тизлеген сакларга тиеш (автордашлары Эльвира Горелова һәм Юлия Горбунова). 📈 Алсу Ганиева НТЦда 2014 елдан эшләү дәверендә яшь белгечтән алып инновацияле эшләрне башкаручы җаваплы белгечкә кадәр юл үткән. Инженер рецептуралар эшләүнең иҗади процесс булуын, аның өлешчә сәнгатькә дә охшашлыгын билгеләп үтә. Безнең эшне пешерүче һөнәре белән чагыштырырга мөмкин. Ингредиентларны болгату нәтиҗәсендә яңа соус барлыкка килә. Ләкин бездә моның барысы да лабораторияләрдә эшләнә. Җиңүче уңышын команда булып эшләүнең нәтиҗәсе дип ассызыклый. Бу – минем җиңү генә түгел, коллегаларымныкы да: аларның идеясе, фикер алышу, ярдәм. Команда белән эзләнергә, хаталанырга һәм табарга куркыныч түгел. #KAMATYRES #Инновацияләр #Бәйге #АлсуГаниева #Команда